Бүген Аксубай районында "Татарстан кроссы-2019" узды

2019 елның 21 сентябре, шимбә

Мәйдан территориясенә төрле яшьтәге җиңел атлетиканы яратучылар: мәктәп укучылары, район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, спорт ветераннары җыелды. Спорт чарасы район мөхтәсибәте катнашында оештырылды.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге мәгълүматларына караганда, Татарстан кроссында район буенча 4620 кеше катнашкан. Шул исәптән Аксубай штпда – 2780, авыл җирлекләрендә – 1840 кеше.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Радик Канафин спортчыларны йөгерү шартлары белән таныштырды. Ярышларда катнашучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров мөрәҗәгать итте:

– Сез катнашкан Татарстан кроссы - физик культура һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы социаль әһәмиятле чара, - дип билгеләп үтте ул. - Монда җиңү түгел, ә катнашу мөһим.

 

Сәламләү сүзе белән район мөхтәсибәте вәкиле Хөсәен Зөфәров чыгыш ясады, йөгерешләрдә катнашучылар адресына иң изге теләкләрен җиткерде. Старт бирелде-йөгерешчеләр дә алга ыргылдылар. Кояш күтәренке кәеф һәм күңелле спорт азарты өстәде.

Шәхси беренчелектә ярышлардан соң төрле яшь төркемнәрендә катнашучылар арасында катнаш эстафета узды. Кросс тәмамланганнан соң тантаналы шартларда призерларны медальләр, грамоталар, команда – кубоклар белән бүләкләделәр. Район мөхтәсибәтеннән тәрбияләнүчеләр зур уңышларга ирешкән тренерларга сертификатлар тапшырылды.

 Чыганак: http://aksubayevo.ru/news/news/v-krosse-natsiy-v-aksubaevskom-rayone-startovalo-bolee-4600-chelovek

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International