НИЧЕК АЛЫРГА ҮЗ ПЕНСИЯ ТУПЛАНМАЛАРЫН

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе
 Билгеле бер категория гражданнарның пенсия тупланмалары бар.

Бу:

• 1967 елда һәм аннан да яшьрәк гражданнар, алар өчен эш бирүче тупланма пенсиягә иминият взносларын күчерде,

* 1953-1966 елгы ир-атлар һәм 1957-1966 елгы хатын-кызлар, алар кыска вакыт эчендә (2002 елдан 2004 елга кадәр) эш бирүче тарафыннан пенсиянең тупланма өлешенә акча күчерүләр башкарыла. 2005 елдан бу акча күчерүләр законнардагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә туктатылды,

* пенсияләрне дәүләт белән бергә финанслау Программасында катнашучылар һәм ана капиталын тупланма пенсиягезгә юнәлдергән әниләр.

Пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләнә торган түләү, вакытлы пенсия түләү рәвешендә алырга яки гомерлеккә түләнә торган тупланма пенсия билгеләргә мөмкин.
Күпләр бу акчаларны бер суммага алырга тели, тик моның өчен билгеле бер шартлар үтәлергә тиеш - бер тапкыр түләнә торган акча картлык буенча иминият пенсиясе күләменә карата 5 һәм аннан да кимрәк процент булган пенсионерларга түләнә.
Кичекмәстән түләү өчен пенсия тупланмалары финанслашу программасы яки ана капиталы акчалары кысаларында взнослар хисабына формалашкан кешеләр мөрәҗәгать итә ала. Вакытлыча пенсия түләү вакытын гражданин үзе билгели, әмма ул 10 елдан да ким булырга тиеш түгел.

Гаризаны РПФ сайтында Шәхси кабинет аша бирү җайлы.

 Гражданның шәхси кабинеты аша пенсия тупланмаларын РПФы аша формалаштыручы гражданнарга пенсия тупланмаларын дистанцион билгеләү мөмкин. Әгәр гражданин үзенең пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фонды аша формалаштырса, бу гариза тиешле ДБПФка бирелә.). Игътибар! Пенсия яше артуга карамастан, пенсия тупланмалары акчаларын гражданнар элеккечә үк 55 һәм 60 яшьтән ала алачак (хатын-кызлар һәм ир-атлар).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International