Процент ставкасын субсидияләү

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ белән берлектә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү программасы гамәлгә ашырыла (алга таба – КУЭ субъектлары), анда Россия кредит оешмаларында җәлеп ителгән кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарны каплауга субсидияләр бирү (алга таба – чаралар) каралган.

Субсидия алуга гомумроссия икътисадый эшчәнлек төрләре классификаторы нигезендә төп эшчәнлек алып баручы КУЭ субъектлары, КУЭның экспорт юнәлешле субъектлары, шулай ук сәнәгать паркларының һәм мәйданчыкларының идарәче компанияләре һәм аларның резидентлары дәгъва итә ала. Субсидияләрнең максималь суммасы елына 10 млн. сумга кадәр тәшкил итә.

Чара шартлары нигезендә чыгымнарны кайтару өчен, кредит килешүе булырга тиеш:

 

- 2017 елның 1 гыйнварыннан да иртәрәк төзелмәгән;

- 1 елдан артык вакыт;

- килешү суммасы 2,5 млн. сумнан башлап;

- кредит буенча процент 14,13% тан артмый.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International