Халык контроле легаль булмаган хәмер сатуга каршы

2019 елның 8 ноябре, җомга

Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы беркетмәсе нигезендә Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре башлыкларына, кызыксынган структураларны җәлеп итеп, этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) ваклап сату, шул исәптән легаль булмаган җитештерү фактларын ачыклау буенча чаралар күрү тәкъдим ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International