II Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

8нче ноябрь көнне «Аксубай 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында II Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең беренче (муниципаль) этабы узды.

Әлеге бәйгене үткәрү максаты: сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәнү.

Бурычлары: Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклауда, үстерүдә ярдәм итү; М.Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, фронтовик язучылар иҗатына кызыксынуны арттыру; яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү; иҗади үсеш өчен шартлар булдыру; сәнгатьле уку-башкару осталыгын камильләштерүдә укучыларга шартлар тудыру; әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне барлау, таныту һәм сәләтләрен үстерү; әдәби-шигъри әсәрләргә карата уңай эмоциональ мөнәсәбәт тәрбияләү.

Әлеге бәйгедә районның барлык мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмаларыннан 61 бала катнашты. Бәйге 7 номинациядә һәм 4 яшь төркеменә бүленеп узды. 4-8 яшьлекләр категориясендә катнашучылар икенче (зона) этабында видеороликлар буенча гына бәяләнәчәк. 2 нче этапны узган эшләр башка катнашучыларның эшләре белән бергә 3 нче этапта каралачак. Ә 9 яшьтән 13 яшькә, 14 яшьтән 17 яшькә,18 яшьтән 25 яшькә кадәр булган укучылар һәм катнашучылар арасында 1, 2, 3не урынны алычулар зона этабында көч сынашачаклар. Без аларга зур уңышлар телибез һәм ышанычыбызны акларлар дигән өметтә калабыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International