Коррупциягә каршы квест

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

ТР Аксубай муниципаль районы башлыгының 07.11.2019 елдан №75 «Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар үткәрү турында» боерыгын тормышка ашыру максатыннан  Аксубай муниципаль районы белем бирү оешмаларында  өлкән сыйныф укучылары арасында коррупциягә каршы квестлар үткәрелә башлады. Чараларны үткәрү «Академик Н.Т.Савруков исемендәге Сөнчәле урта гомуми белем бирү мәктәбе"ннән башланды. Әлеге зонага якын-тирәдәге белем бирү оешмаларыннан укучылар җыелды. Укучылар коррупциягә каршы үткәрелгән бәйгеләрдә актив катнаштылар һәм тирән белемнәрен күрсәттеләр.

Чара эшлекле телевизион тапшыру рәвешендә оештырылды. Уенның җиңүчесе булып, «Академик Н.Т. Савруков исемендәге Сөнчәле урта гомуми белем бирү мәктәбе» командасы танылды, икенче урынны «В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Мокшино уртагомуми белем бирү мәктәбе» командасы, ә өченче урынны «Г.Г.Романов исемендәге Кәкре Күл урта гомуми белем бирү мәктәбе» яулады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International