Сәнгать укытучыларының район семинары

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

15 ноябрь көнне «Яңа Үзи төп гомуми белем бирү мәктәбе» базасында Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары сәнгать (рәсем һәм музыка) укытучыларының «Сәнгать дәресләрендә федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруны тәэмин итә торган заманча психологик-педагогик технологияләр куллану»темасына район семинары булып узды.

Семинар кысаларында рәсем сәнгате укытучысы Әминова Лилия Паймурзовна һәм башлангыч сыйныф укытучысы Әфләтунова Әлфинур Рафик кызы рәсем сәнгате буенча ачык дәресләр үткәрделәр һәм хезмәттәшләреннән югары бәя алдылар. «Яңа Үзи төп белем бирү мәктәбе» укучылары Газиз Кашаповның туган көненә багышланган класстан тыш чара күрсәттеләр.

Үзанализ һәм дәресләргә анализ ясаганнан соң, укытучылар түгәрәк өстәл артында түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар;рәсем сәнгате  буенча мәктәп укучылары Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабына әзерлек; дәресләрдә заманча белем бирү технологияләрен куллану, һәм конкурсларга әзерлек системасы турында.

Семинарда катнашучылар чараны бик яхшы оештырган һәм җылы кабул иткән өчен «Яңа Үзи төп белем бирү мәктәбе»җитәкчеләренә һәм коллективына рәхмәт белдерделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International