Инвалидлар декадасы кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр мөмкинлекләре чикле балалары яшәгән гаиләдә кунакта булдылар. Курчак театры күрсәттеләр, уен-викториналар үткәрделәр, бәхет, укуларында уңышлар теләделәр. Кыз шат, канәгать калды һәм тагын бер кат кунакка чакырды.