Чыршы белән штрафны да кисәргә мөмкин

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Яңа елның алыштыргысыз атрибутлары арасында - мандарин, шампан һәм чыршы. Беренче икесе булса, кешеләр кибетләрдән ылыслы урман чибәркәсен үзләре кисәргә тели.

Ә Яңа ел алды шау-шуына аеруча булдыклы кешеләр аны сатуда акча эшләргә омтыла да әле.

Шуңа күрә 20 декабрьдән «Чыршы» оператив-профилактик операциясе башлана-полиция хезмәткәрләре «Аксубай урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре белән берлектә урман утыртмаларын саклау буенча рейдлар оештырачак - график буенча урман массивларына патрульлек итүгә барачак һәм чыршылар белән законсыз сәүдә итүне ачыклаячак. Законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен ике мең сумга кадәр штраф каралган. Ә менә урман чибәркәйләрен кискән өчен зыян һәм административ штраф түләргә туры киләчәк.

Законсыз кискән өчен гражданнарга - 3000 сумнан 4000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 200000 - 40000 сум; юридик затларга - 200-300 мең сум. Үзйөрешле машиналар кулланып киселгән очракта гражданнарга 4000-5000 сум, вазыйфаи затларга-40000-50000  сум, юридик затларга 300000 сумнан 500000 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк..

Яңа Ел өстәмә штрафлар белән дә ямьсезләнмәсен өчен ылыслы чибәркәй сатып алу яхшырак. Чыршылар белән сәүдә 20 декабрьдә башлана. Чыршы һәм нарат бер бәядән, бәясе дә кулай.

Урман чибәре күпме тора?

 

п\п          

   

 

 

 

 Чыршы күләме        

(метр)

 

бәя        

 НДС (сум)

1

1 м

250

2

1,5-2 м

300

3

2,5 м

500

4

3 м

700

5

3,5 м

1 500

6

4 м

2 000.

7

5 м

3 000

8

6 м

4 000

9

7 м

5 000

10

8 м

8 000

11

9 м

10 000

12

10 м

12 000

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International