«Олимпка юл» химия фәне буенча мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

        «Аксубай 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 9 нчы сыйныф укучысы Әюханов Илмир (укытучысы Панюкова Н. Н.) химия фәне буенча «Олимпка юл»республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булды.

13-15 гыйнварда Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» комплексы базасында «Олимпка юл» республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиадада районның гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныфларында укучы 5 укучы катнашты,  алар химия фәне  буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчеләре һәм призерлары.

«Аксубай 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 9 нчы сыйныф укучысы Әюханов Илмир (укытучысы Панюкова Н. Н.) химия фәне буенча «Олимпка юл»республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булды. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы, укытучысы призер әзерләгән өчен грамота белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International