Аксубай районында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләмен күтәрү тантанасы булды

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

      Бүген Аксубайның үзәк мәйданында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләмен күтәрү тантанасы булды. Тантаналы чараны Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов ачты. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләмен күтәрүгә команда бирде. Исегезгә төшерәбез, ТАССРның 100 еллыгы флагы - алтын каймалы ак тукыма, үзәктә ТАССРның 100 еллыгы логотибы сурәтләнгән, анда 100 саны ТАССРның баш хәрефләренә кертелгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International