Бүген район башлыгы Камил Гилманов Телешева Нина Александровнаны туган көне белән котлады

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

           Ул чәчәкләр, бүләкләр тапшырды һәм иң изге теләкләрен җиткерде. Телешева Нина Александровна Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Кызыл Армия сафларына 1942 елның 8 мартында алына. Фронт юлы 1942 елның декабреннән Калинин фронты аша уза. Мәскәү өлкәсен, Белоруссияне, Литваны сержант-телеграфист буларак азат итүдә катнаша. Сугышны Кениксберг шәһәрендә тәмамлый.  1945 елның 10 сентябрендә демобилизацияләнә.

       2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, «Отличный связист» медале белән бүләкләнгән (аны маршал Жуков шәхсән үзе тапшырды).

Сугыштан соң укуын Казан педагогия институтында дәвам итә һәм 40 елдан артык Аксубай урта мәктәбендә укытучы булып эшли.

       1947 елдан, Мәскәү шәһәрендә чит телләр курслары узганнан соң, пенсиягә чыкканчы немец теле укыта.  2015 елда Аксубай районының Мактаулы гражданины исеме бирелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International