Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды»

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

       Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды һәм Татарстан агросәнәгать комплексының 2019 елгы эш йомгакларына һәм 2020 елга бурычларына багышланды.

      Ел йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады.

       Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзендә ассызыклаганча, бүгенге көндә төп бурыч – уңышлы чәчү кампаниясен оештыру. Аның сүзләренә караганда, хәзер үк төп әзерлек эшләре башкарылырга тиеш. Кыска вакыт эчендә машина-трактор паркын һәм орлык материалын әзерләүне төгәлләргә кирәк.

     Коллегия азагында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Россия һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру булды.

 «Аксубай агрофирмасы» ҖЧҖнең «Караса»  бүлекчәсе механизаторы Борис Шишкин «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы»дигән мактаулы исемгә лаек булды.

    

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International