«Иң-иңнәр…» спорт эстафетасы

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

         Балачак унъеллыгы чаралары кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр балалар өчен «Иң-иңнәр»дип исемләнгән спорт эстафетасы үткәрделәр. Физик тәрбия-ул сәламәтлек һәм шатлык китерә торган нәрсә. Спорт дәресләре кыюлыкны, тәвәккәллекне үстерә, коллективлык, дисциплина хисен, ә иң мөһиме - максатка ирешүгә омтылыш тәрбияли. Спорт эстафетасы программасы шактый бай эчтәлекле булды. Беренче бирем командаларның чыгышлары булды. Ул күңелле булды. Командаларга кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. Әлеге мавыктыргыч ярышның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар тирә-юньдә барган вакыйгаларны сизмәде. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International