Халыкара кошлар көне.

2024 елның 2 апреле, сишәмбе
  Халыкара кошлар көне-ел саен апрель башында билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм. Кошлар табигатьнең бер өлеше булып тора. Алар-безнең тугры ярдәмчеләребез, урманнарны, басуларны, бакчаларны саклаучылар. Ел саен алар безгә үз канатларында яз китерәләр. Бу көнне "Хыял" социаль приютында тәрбияләнүчеләр «безнең канатлы дуслар»дип аталган коллектив эш башкардылар. Кошлар көненә багышланган барлык эш барышында балалар кошларның күптөрлелеге, аларның табигатьтәге әһәмияте турында белемнәрен ныгыттылар. Кошларны һәрвакыт сакларга, алар турында кайгыртырга, кошлар безнең дусларыбыз икәнен истә тотарга кирәк. Нәкъ менә шундый минутларда балаларда табигатькә, кечерәк кардәшләребезгә карата кайгыртучанлык һәм мәхәббәт хисе тәрбияләнә дип ышанабыз. Кошларны һәрвакыт сакларга, алар турында кайгыртырга, кошлар безнең дусларыбыз икәнен истә тотарга кирәк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International