5 апрельдән 19 апрельгә кадәр чыгымнарның бер өлешен каплауга ЛПХлардан  гаризалар кабул итәбез:

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе
5 апрельдән 19 апрельгә кадәр чыгымнарның бер өлешен каплауга ЛПХлардан гаризалар кабул итәбез: - савым сыерлары, ана кәҗә  һәм 1 яшьтән өлкәнрәк кәҗәләр тоту буенча башына 2 меңнән 4 мең сумга кадәр (ихатадагы сыерлар санына карап). - 3 яшьтән өлкәнрәк атлар тоту буенча-бер ат өчен 5 мең сум. ❗Мөһим шарт: һәр хайванга өстәмә 300 сум субсидия түләп, 500 сумлык ветеринария чараларын уздыруга килешү имзаларга кирәк. Документларны "Минем субсидияләрем" системасы аша электрон рәвештә кабул итәбез: subsidiya.tatarstan.ru.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International