МСРКның чираттагы утырышы «Хыял»СПДП базасында узды.

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе
Бүген Аксубай бистәсе балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял»  социаль приют базасында профилактиканың барлык субъектлары катнашында ведомствоара социаль-реабилитация консилиумы узды. Консилиумга социаль куркыныч хәлдә булган һәм социаль адаптациядә кыенлыклар кичергән приют тәрбияләнүчеләренең әти-әниләре чакырылган. Барлыгы 4 гаилә каралды, аларда 16 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.  МРСК карары буенча Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиягә бер гаиләне ведомствоара исәпкә кую турында үтенеч әзерләнгән. Утырыш барышында социаль приютта тәрбияләнүчеләрнең үсеш динамикасы һәм коррекциясе анализланды, балигъ булмаганнарның туган гаиләләренә кайтуы белән авыр тормыш хәленнән гаиләләрнең чыгуы өчен уртак чаралар планы билгеләнде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International