16 апрельдә район мәдәният йортында Яр Чаллы дәүләт театры актерлары аксубайлыларга якташыбыз Нәбирә Гыйматдинова повесте буенча «Сихерче» спектаклен күрсәттеләр.

2024 елның 19 апреле, җомга
Спектакль башланыр алдыннан тамашачыларны һәм кунакларны район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин сәламләде. Ул Нәбирә Гыйматдинованың район горурлыгы булуын билгеләп үтте. Нәбирә Гыйматдинова-хәзерге заманның иң танылган татар язучыларының берсе, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премияләре иясе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.      Тамашачыларга спектакль бик ошады, зал актерларга да, повесть авторына да басып алкышлады.      Шулай ук спектакльдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов катнашты. Ирек Илдус улы Аксубай районында, һичшиксез, үз шәхесләре барлыгын билгеләп үтте һәм аларның берсе –Нәбирә Гыйматдинова Бөтендөнья татар конгрессының һәм Мәдәният министрлыгының Мәдәният һәм телне үстерүдә милләт алдындагы хезмәтләре өчен Рәхмәт хатын тапшырды.  Пьесаның туган ягында куелуы белән Нәбирә Гыйматдинованы мәгариф бүлеге башлыгы Рәмзия Зәйдуллина да котлады һәм аңа чәчәк бәйләме тапшырды.      Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатына район мәдәният йорты методисты Фәнис Низамов та лаек булды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International