Район Советы еллык хисап тотты

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Районда Аксубай муниципаль районы Советы утырышы үтте.

Район башлыгы Камил Гилманов 2016 елга районның социаль-икътисади үсеш эшчәнлеге йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар турында хисап тотты. Үз чыгышында ул район Советы, башкарма комитет, аның бүлекләре, министрлыкларның һәм ведомстволарның территориаль бүлекләре эшчәнлеге икътисад үсеше һәм социаль бурычларны үтәү белән бәйле булган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелде, дип билгеләп үтте. Тулаем ел республика һәм район билгеләнешендәге максатчан программаларны тормышка ашыруда нәтиҗәле булды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республика Дәүләт Советы депутаты Юрий Камалтынов, ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, “Татнефтепром-Зюзәйнефть“ ААҖ генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, “РИТЭК“ ААҖ генераль директоры урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, җитештерү һәм эшкәртү буенча “Агроинвест“ Идарә компаниясе генераль директоры урынбасары Наил Шәрапов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Рөстәм Гарифуллин, “ТАТЕХ“ ЯАҖ генераль директоры Ирек Хәйруллин, “Экокорпорация“ компаниясе җитәкчесе Илнар Сөниев, районның агрофирма-инвесторлары һәм район территориясендә эшләүче нефть компанияләре генераль директорлары, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм депутатлар, районның җитәкчелек составы катнашты.

– Аксубай муниципаль районының җирле үзидарә органнары икътисадны ныгытуны һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүне максат итеп куеп, бердәм команда булып эшләделәр. Ахыр чиктә без мөмкинлекләрдән тагын да нәтиҗәлерәк файдаланып һәм үз алдыбызга чыгымнарны оптимальләштерү бурычын куеп, стратегик үсеш курсына таянып, билгеләнгән төп планнарны тормышка ашыруга ирештек. Килеп туган шартларда иң мөһиме без төп юнәлешләр: авыл хуҗалыгында, төзекләндерүдә, социаль һәм мәдәни өлкәдә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, районның тотрыклы үсешен тәэмин иттек, – дип үткән елның өстенлекләре турында белдерде район башлыгы Камил Гилманов.

ХАЛЫКНЫҢ 49 ПРОЦЕНТЫ СПОРТ БЕЛӘН ДУС

Хисап утырышы башланыр алдыннан кунакларга “Яшьлек“ спорт комплексы һәм “Дельфин“ ябык түбәле йөзү бассейнын күрсәттеләр.

Районда физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнгән халык саны елдан-ел арта бара. Быелгысы елда спорт халыкның 49 процентын колачлады, республика буенча уртача күрсәткеч – 42 процент. Без моңа Аксубайда спорт комплексы һәм йөзү бассейны төзелү хисабына гына түгел, шулай ук авылларда да спорт мәйданчыклары пәйда булу бәрабәренә ирештек. Укучыларны спортка әзерләү белән балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе шөгыльләнә. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, тренерларның тырышлыгы белән районның күп кенә спортчылары төрле спорт төрләре буенча республика, Россия һәм дөньякүләм ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Болар билбау көрәше буенча дөнья чемпионкалары, спорт мастерлыгына кандидатлар Ильвира Сәлахова һәм Диләрә Латыйпова, билбау көрәше буенча дөнья чемпионатының көмеш призеры Рузилә Хәмитова, Россия Федерациясенең спорт мастеры, җиңел атлетика буенча республиканың җыелма командасы әгъзасы Снежана Карпова, билбау көрәше буенча дөнья чемпионатының бронза призеры Евгений Ласточкин, дзюдо һәм самбо буенча күп тапкыр республика һәм Россия ярышлары җиңүчеләре Ольга Шугаева һәм Михаил Горожанкин.

Төрле спорт төрләре буенча Аксубай чемпионнары белән Юрий Камалтынов аралашты. Спорт комплексында – ишек төбендә кунакны хоккейчылар һәм чаңгычылар каршы алды, ә бина эчендә аны көрәшчеләр, футболчылар, волейболчылар озата барды. Район башлыгы мөхтәрәм кунакка спорт, тренажер һәм фитнес залларын күрсәтте.

Юрий Камалтынов залларның тулыланышы белән кызыксынды. Һәм эшнең яхшы торышына инанды. Мәктәп укучыларыннан тыш, биредә төшке ял вакытында полиция һәм прокуратура хезмәткәрләре, ә иртәнге сәгатьләрдә актив пенсионерлар шөгыльләнә, аларның сафында 60тан артык кеше. Дәүләт Советы рәисе урынбасары спортның холыкны ныгытуын билгеләп үтеп, балаларга спортта яңа уңышлар, өлкәннәргә күтәренке рух теләде. Икенче объект йөзү бассейны булды.

– Бассейнда тренер-укытучылар кулы астында 12 яшь төркемендә 180нән артык бала шөгыльләнә, – дип билгеләп үтте бинага сәяхәт ясаганда балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов. – Бассейнга гаиләләре, коллективлар белән йөриләр. Иң актив йөрүчеләр – пенсионерлар. Көненә 250гә якын кеше килә, ә бәйрәм көннәрендә йөзәргә теләүчеләр саны 280гә җитә.

БЕР ТАКЫР КҮРҮ ЯХШЫРАК

Утырыш алдыннан кунакларга район тормышы турында сөйләделәр. Район Мәдәният йорты фойесында урын алган күргәзмәдә район агросәнәгать комплекслары, кече һәм урта эшмәкәрләр җитештергән продукция тәкъдим ителде. Беренче чиратта җитештерү мәйданчыкларында урнашкан җитештерүче эшмәкәрләр продукциясе: катнаш азык, металлдан ясалган әйберләр, блоклар, коеп ясалган әйберләр, агачтан ясалган әйберләр, кулдан эшләнгән агач әйберләрдән алып күннән эшләнгәннәренә кадәр бар иде. Районның иң яхшы товар җитештерүчеләре дә үз продукцияләрен традицион тәкъдим иттеләр: ипи-булка, кондитер әйберләре, лимонад, макарон, сөт продукциясе, шулай ук “Актай“ агрофирмасының ат спортында яулаган кубоклары да куелган иде.

Юрий Камалтынов җирле җитештерүчеләр продукциясенең үзкыйммәте һәм җитештерүнең ни дәрәҗәдә табышлы булуы белән кызыксынды. Аксубай ипиеннән, сөт продукциясеннән һәм лимонадтан авыз итте.

Аерым стендта районның гаилә фермалары продукциясе күргәзмәсе колач алды – районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән 45 крестьян (фермер) хуҗалыгы шөгыльләнә, шуның 27се гаилә фермалары.

ТӨЗЕЛЕШКӘ 133 МИЛЛИОН СУМ ТОТЫЛГАН

Район башлыгы Камил Гилманов депутатлар корпусы алдында 2016 елга Аксубай муниципаль районының социаль-икътисади үсеш йомгаклары турында хисап тотты һәм 2017 елга бурычлар билгеләде.

Аның чыгышы ел дәвамында башкарылган һәм үтәлгән эшләр чагылып барган слайдлар белән үрелеп барды. Узган елда хезмәтләр һәм ведомстволар эшчәнлеге территорияләрне комплекслы үстерүгә юнәлдерелде. Федераль һәм республика программалары буенча соңгы елларда торак йортлар, социаль билгеләнештәге объектлар төзелде һәм куллануга тапшырылды, суүткәргечләр сузу һәм юллар төзү буенча эшләр дәвам итә. 2016 елда 11 мең квадрат метрдан артык торак куллануга тапшырылган.

– Төзелеш тармагы буенча капитал кертеменең тулаем күләме 133 миллион сумнан артык тәшкил итте, шуның 113 миллионы – ТР бюджетыннан, 20 миллионын җирле бюджет бүлеп бирде. Районнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән программалар өчен Хөкүмәткә, шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтебез чиксез, – диде Камил Гилманов. – Шул программалар ярдәме белән район күз алдында үзгәрә, хәер башкарыласы эшләр дә җитәрлек әле.

Хисап чорында Кече Сөнчәледә 50 урынлы күпфункцияле үзәк төзелде. Иске Саврушта авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды, модульле-блоклы ветеринария пункты төзелде.

Беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерүгә юнәлдерелгән программа буенча Карасуда һәм Яңа Аксубайда 2 ФАП сафка басты. Гомуми күләме 1 млн 240 мең сум тәшкил иткән җиде ФАПка капиталь ремонт ясалды.

Районның ике – “Ләйсән“ һәм “Буратино“ мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре 17 миллион 900 мең сумга капиталь ремонтланды. Ике авыл җирлеге советы бинасына ясалган капиталь ремонт бәясе 2 млн сум тәшкил итте. Өч спорт мәйданчыгы төзелде. Җирле билгеләнештәге юлларны төзү, ремонтлауга 51 миллион сум акча тотылды, шуның 16 миллионы – җирле юл фондыннан.

Территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча чаралар үткәрелде, Ленин исемен йөрткән паркны үзгәртеп кору, Мазилин урамындагы скверны төзекләндерү төгәлләнде.

Район башлыгы район территориясендә эшләүче нефть компанияләре керткән капитал салымнарны билгеләп үтеп, социаль өлкәдән алып авыл хуҗалыгы производствосына кадәр районның һәр тармагы эшчәнлегенә кагылышлы казанышлар һәм проблемаларны атап үтте.

Безнең район – авыл хуҗалыгы районы, шуңа да район башлыгы инвесторлар – Рәис Сөләйманов җитәкчелегендәге “Аксу Агро“ ҖЧҖ, Илнар Сөниев җитәкчелегендәге “Аксубай“ ҖЧҖ агрофирмасы, Иван Шугаев җитәкчелегендәге “Актай“ агрофирмасы, Алексей Чукинның “Колос“ ҖЧҖ, Алмаз Заһидуллинның “Сөлчә“ ҖЧҖнең авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән өлешләрен аерым ассызыклады.

АВЫЛ ТОРМЫШЫ ТУРЫНДА

“Аксу Агро“ агрофирмасы генераль директоры Солтан Шәйхуллин җирдә хуҗалык итү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров әлеге үзидарә үрнәгендә җирлекләр эшчәнлеге турында сөйләде. Эшмәкәрләр берлеге рәисе Марс Гыймадиев авыл эшкуарлары өчен баш бәласы булган проблемалар хакында белдерде – ЕГАИС системасына ия булуга аларның “тешләре үтми“ һәм алар авылларда һәм кечкенә салаларда, халыкны алкоголь продукциясеннән генә түгел, көндәлек товарлардан да мәхрүм калдырып, үз эшләрен ябарга мәҗбүр булалар.

РЕСПУБЛИКА ҖИРЛЕГЕНДӘ

Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев республика һәм 2016 елның гыйнвар-декабрь айларында Аксубай районының социаль-икътисади үсешенә анализ ясады. Ул кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең район икътисадында төп урын биләячәген, эшкуарларның бизнесны үстерүгә ярдәм итү программаларында, дәүләт сатып алуларда актив катнашырга тиешлекләрен ассызыклады.

Районның еллык эшчәнлегенә анализ ясап, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, аксубайлылар белән, тулаем республикада эшнең ничек торуы, Татарстан районнары һәм шәһәрләренә карата кулланылган үсеш стратегиясе, эшмәкәрләргә һәм авыл кешеләренә ярдәм итү йөзеннән гамәлдә булган программалар хакында сөйләште. Ул, аксубайлылар үз позицияләрен бирмиләр, дөрес үсеш юлы сайланган, әмма район дотацион булып кала һәм шуңа бәйле салым потенциалын үстерергә, бюджетның керем өлешен арттырырга һәм кайбер программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруны үзләренә финансларга кирәк, дип билгеләп үтте. Райондагы демографик хәл дә борчу тудыра – 2016 елда 322 бала дөньяга килгән, 430 кеше үлгән. Әлеге күрсәткеч халыкның олыгаюы хакында искәртә.

ХЕЗМӘТЕНӘ КҮРӘ ХӨРМӘТЕ

Алдынгы кыр һәм ферма хезмәтчәннәренә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына, һөнәрләрендә дан казанган кешеләргә Юрий Камалтыновның бүләкләр тапшыруы утырышның тантаналы өлешенә нокта куйды. Районның социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш керткән һәм актив җәмәгать эшчәнелеге өчен Аксубай газ хезмәтенең җитәкчесе, өлкән мастер Александр Золин, “Аксу Агро“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең товарлыклы-сөтчелек комплексы управляющие Равил Мусин Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. “Аксубай продкорпорациясе“ агрофирмасының комбайннар һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау цехы мөдире Әлфрит Мингалимов агросәнәгать комплексы системасында күп еллар намуслы хезмәт куйганы өчен ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Иске Үзи авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Охотниковага җирле үзидарә органнары эшчәнлеген күтәрүдәге хезмәтләре өчен Татарстан муниципаль берәмлекләр советы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Күпьеллык хезмәте һәм авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен “Аксу Агро агрофирмасы механизаторы Тәлгат Яруллин, “Аксубай“ агрофирмасының машина белән сыер саву операторы Гөлсем Мингалимова, “Аксубай“ агрофирмасы орлыкландыручысы Виталий Иванов ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән билгеләп үтелделәр.

ШӘХСИ ХУҖАЛЫКЛАРГА – 16 САВУ АППАРАТЫ

Район, республика кебек үк, авылларда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә йөз тота. Урта һәм кече эшкуарлыкны хуплау программасы буенча 2016 елда барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан 7 миллион 560 мең сумлык субсидия алынган. “АПКны үстерү“ өстенлекле милли проект кысаларында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә, районның кредит учреждениеләре тарафыннан 27 миллион сумга кредит бирелгән. 2090 шәхси хуҗалык субсидия алган. 2016 елда районның шәхси хуҗалыкларында сөтлебикәләр һәм савым кәҗәләре асрауга тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга республика бюджетыннан 12,4 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзү буенча программа гамәлгә кертелгәннән алып 21 ферма төзелгән, 4 миллион 200 мең сумга субсидия бүлеп бирелгән. Биш һәм күбрәк сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга муниципаль бюджеттан ярдәм күрсәтелгән. Соңгы 2 елда 630 мең сумга 35 саву аппараты тапшырылган.

Утырышның тантаналы өлешеннән соң район башлыгы Камил Гилманов район кешеләренә саву аппаратлары алуга тагын 16 сертификат тапшырды.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International