Табиб һөнәре абруйлы

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

“Ак халатлы фәрештәләр“ акциясе безнең районда беренче ел гына уздырылмый.

Әлеге акция кысаларында Казан дәүләт медицина университеты җитәкчелеге мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. 3 нче мәктәпнең зур залы төрле дәрәҗәдә табиб һөнәре белән кызыксынган районның чыгарылыш сыйныф укучыларын үзенә җыйды. . Алар белән очрашуда база мәктәпләре җитәкчеләре, һөнәргә яраклашу буенча мәктәп координаторлары да катнашты.

Медицина юнәлеше буенча югары уку йортлары арасында КДМУ Россиядә Мәскәүнең ике югары уку йортыннан кала өченче урында.

Уку йортының тарихы, эшчәнлек юнәлешләре турында ректор, профессор Алексей Созинов сөйләде. Ул укырга керү тәртибе, студентлар өчен яшәү урыннары турында һич арттырусыз, ничек бар шулай сөйләде. Һәм абруйлы уку йорты профессоры булачак медикларга университетта белем алуның җиңел булмаячагын да искәртте. Ул биргән мәгълүматлар хәтта югары уку йорты эшчәнлеге кысаларыннан да чыкты. Хәзерге заман медицинасының үсеше, алдынгы медицина оешмалары белән үзара эшчәнлек, тармакның перспективалы юнәлешләре турында да сөйләде ул. Аннары анда белем алучы студентка сүз бирелде. Булат уку йортын уңышлы гына тәмамлап килә, тиздән табиб булачак. Укучыларга да үзләренә ошаган һөнәрне сайларга киңәш бирде ул.

– Безнең чыгарылыш укучыларының югары белем алып, эшләргә кире үзебезгә әйләнеп кайтулары район өчен бик мөһим, – дип белдерде районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. – Авылларда яшь белгечләргә ярдәм итүдә аерым программалар эшли. Җиһазландыруга килгәндә, безнең район хастаханәсендә барлык кирәкле техника да бар.

Аксубай үзәк хастаханәсендә эшләрнең ничек оештырылганлыгы, остазлар системасы турында район үзәк хастаханәсе баш табибе Ратмир Мустафаев сөйләде.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина очрашуга килгән кунакларга рәхмәт белдерде, ә укучыларның һөнәр сайлауга җитди якын килүләрен теләде.

Бүген табиб белгечлеге – абруйлы һөнәр. Университет җитәкчелеге белән очрашу моны тагын бер кат дәлилләде. Кемгәдер ул һөнәр сайлауга җитди якын килергә ярдәм итсә, кемдер үзе өчен файдалы мәгълүмат туплады.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International