Аксубай районының ЗАГС бүлегендә “алтын“ юбилярлар булган Ильмухиннар гаиләсен хөрмәтләделәр.

2017 елның 3 марты, җомга

Аксубай районының ЗАГС бүлегендә “алтын“ юбилярлар булган Ильмухиннар гаиләсен хөрмәтләделәр.

Ильмухиннар гаиләсе тарихы алар студент чактан ук башлана. Александр Степанович һәм Валентина Андреевна Марпосад урман техникумында танышалар һәм шуннан бирле бер дә аерылмыйлар.

Ильмухиннар гаиләсе тату һәм хөрмәткә лаек гаилә, игелек һәм тугрылык, намуслык һәм хезмәтсөючәнлек үрнәге булып тора.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International