«Хыял» приюты ремонтлана

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Аксубайда «Хыял» социаль приютында капиталь ремонт бара.

Приют директоры Гөлнар Шарашева хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта канализация челтәрен алмаштыру эшләре алып барыла. Шулай ук ике катта да идәннәр алмаштырылачак һәм бинаның административ өлеше төзекләндереләчәк. Ремонтка акча ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан бүлеп бирелгән. Учреждение әлеге максаттан 1.6 миллион сум акча алды һәм төзекләндерү эшләрен кыска вакыт эчендә башкарып чыгу планлаштырыла. Җәйге каникулларга кадәр «Хыял» приюты балаларны яхшыртылган шартларда кабул итәчәк.


Ольга МАКАРОВА. Автор фотосы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International