Гаилә көнен бәйрәм иттеләр

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Халыкара гаилә көнен Аксубайның халык яратып өлгергән Үзәк паркында беренче тапкыр үткәрделәр.

Өйдәге “һава торышы“ урамныкыннан мөһимрәк. Һәм шулай туры килде дә – гаилә бәйрәме кояшлы, җылы май көнендә билгеләп үтелде. Бәйрәмгә ярты гасырдан артык бергә тату гомер иткән “стажлы“ гаиләләр дә җыелды.

– Кадерле дуслар, гаилә көне уңаеннан үткәрелгән чарада катнашуыгызга без чиксез шат, – дип ачты тантананы алып баручы Наталья Егорова. – Гаилә – кешегә бирелгән иң кадерле байлык. Бу таяныч, ярдәм, үзара аңлашу, җылылык һәм җан тынычлыгы. Бүген без концерт программасын “Минем гаиләмнең мәдәни мирасы“ дип атадык. Безнең районда төрле милләт гаиләләре яши. Алар мәдәни йолаларны кадерләп саклап яшь буынга тапшырырга тырышалар.

Вакыйга гаеплеләренә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Еграшкина да җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте.

– Һәр кешенең тормышы гаиләдән башлана, монда ул гражданин һәм шәхес буларак формалаша, – дип белдерде Елена Ивановна. – Нәкъ менә гаилә – мәхәббәт, хөрмәт, татулык чыганагы. Бәйрәмдә катнашучылар – үзара аңлашып, ярдәмләшеп һәм килешеп тыныч матур гомер кичерүче үрнәк гаиләләр. Сезгә тагын озак еллар исәнлектә гомер итәргә язсын.

Бәйрәм тантанлы да, күңелле дә килеп чыкты. Сәхнәдә яраткан җырчылар башкаруында мәхәббәт, тугрылык, туганлык, әти-әниләр турындагы җырлар яңгырады. Гаиләләре белән чыгыш ясаучылар да булды – кемдер кызы белән, кемдер апасы, хәләл җефете белән.

Татьяна Абаськина башкаруындагы “Пар балдаклар“ җыры ачык һавада үткән бәйрәмгә нокта куйды. “Тәҗрибәле“ гаиләләрнең аралашуы мул табын артында дәвам итте.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International