Йөкләнгән бурычны намус белән үтиләр

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

“Актай“ агрофирмасы чәчүне районда беренчеләрдән булып төгәлли.

Чәчүлек җирләренең 350 гектарына сабан культуралары, ә нәкъ менә бодай чәчелгән, солы – 200 гектар мәйдан били, арпага да шул ук күләмдә җир бүленгән.

Хәзерге вакытта карабодай чәчү тулы куәткә бара.

– Моңа биш берәмлек техника җәлеп ителде, – дип сөйли управляющий Михаил Градусов. – Звенода аксакал-игенче Анатолий Турлуков, тәҗрибәле механизаторлар Вячеслав Фадеев белән Михаил Анашкин (рәсемдә) тырыш хезмәт куялар. Алар норма буенча 30 гектар урынына, 40 һәм аннан да күбрәк мәйдан чәчтеләр. Өстәвенә тракторлары да яңа түгел – ДТ-75 белән. Орлык материалын Илшат Сәгыйров ташып тора. Александр Маркелов – катоклау, Александр Горбатов культивацияләү белән мәшгуль.

Күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнгән, ә хуҗалыкта алар 700 гектар мәйдан били.

Карабодай чәчү белән беррәттән “күпьеллык“ үләннәр мәйданнарын яңарту да дәвам итә. Люцерна чәчүлегендә составында Андрей Горбатов, Иван Беспалов һәм Андрей Захаров булган механикалаштырылган бригада нәтиҗәле хезмәт куя.

– Алар хуҗалыкның азык базасын булдыралар, – дип билгеләп үтте управляющий.

Көзге культураларга килгәндә, Михаил Градусовның бәяләвенчә, алар кышны уңышлы чыккан. Тукландыруны үзвакытында үткәрү аларның үсешен тәэмин итәчәк.

Кайнар ризык белән тәэмин итү оештырылган. Пешекче Оксана Чернышева кулы астында әзерләнгән төшке һәм кичке ашны басуга алып килеп ашаталар.

– Чебешләрне көзен саныйлар, әмма уңышка нигез яздан салына, – дип аңлатма бирде Михаил Градусов. – Икмәкнең киләчәге безнең хезмәтчәннәрнең бердәм һәм ипле эшенә бәйле. Ә алар моның өчен бөтен көчләрен куеп, намуслы эшлиләр.


Ольга МАКАРОВА. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International