Районда язгы - кыр эшләре тәмамланган диярлек, бүгенге көндә барлык мәйданнарның 98 проценты чәчелгән. Беренчеләрдән булып "Актай" ҖЧҖ А/Ф һәм "Аксу Агро" чәчү эшләрен төгәлләде. Инде матур гына шытымнар да барлыкка килде, алда чәчүлекләрне чүп үләннәренә, корткычларга каршы мөһим агротехник чаралар кулланып эшкәртү тора, инде безнең район аграрийлары бу эшкә дә керештеләр.