Хезмәтчәнгә – 95 яшь

2017 елның 12 августы, шимбә

Николаева Ульяна Архиповнага  шул көннәрдә Россия Президенты Владимир Путинның бәйрәм котлавын ирештерделәр.

 

Ульяна Архиповна Культура авылында туып үсә. Тормыш юлы да монда  уза. Колхозда төрле эшләрдә эшли. Тормыш иптәше белән 5 балага гомер бүләк итәләр. 90 яшенә  кадәр үзе хуҗалык алып бара, бакчада эшли. Хәзер исә Түбән Камага кызы янына яшәргә бара.

 

– Гаделлек – элек-электән әниебезгә хас төп билге булды, – дип сөйли юбиляр әбинең кызы. – Ул һәрвакыт туганнарына һәм якыннарына ярдәм итеп яшәргә тырышты. Чөнки кечкенә авылда барысы да дус һәм тату яши – печән өстендә дә, төзелеш эшләрендә дә барысы да бергә эшлиләр.

Юбиляр әбине гомер бәйрәме белән котларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм Трудолюбово авыл җирлеге башлыгы Радик Канәфин килделәр. Алар юбилярга гөлләмә, күчтәнәчләр бүләк иттеләр, сугыш вакытындагы авыр чорда фидакарь хезмәте һәм сугыштан соңгы елларда хуҗалыкны торгызуга зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерделәр. Кунаклар әбигә ныклы исәнлек, имин картлык һәм балаларын-оныкларын сөендереп йөзгә кадәр яшәвен теләделәр. Ульяна Архиповнаның 14 оныгы бар, ә оныкчыклары – дүртәү. 

 

Өлкән яшьтә булуына һәм колагы начар ишетүгә карамастан, Ульяна Архиповна тормыштан ямь таба белә. Кешеләргә карата ачык күңелле булуы күренеп тора. Юбиляр әби кунаклар белән  рәхәтләнеп аралашты һәм игътибарлары өчен рәхмәтләрен белдерде.


Ольга МАКАРОВА. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International