Туризм кәефне күтәрә

2017 елның 12 августы, шимбә

“Шәфкатьлелек“ үзәгендә ял итүчеләр һәм үз сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен җәйге чор бик кызыклы үтә.

 

Социаль хезмәт күрсәтү үзәге гамәлдә булган “Экологик программа“, “Социаль туризм“ программалары кысаларында берничә автоэкскурсия оештырды. Иске Кармәт авылындагы Хәсән Туфанның музей-йортына һәм Иске Ильдеряктәге социаль көнкүреш музеена сәяхәт онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Сәяхәтләрнең максаты – пенсионерларны район тарихы, мәдәнияте  һәм үзебезнең төбәктән чыккан атаклы кешеләр белән таныштыру.

 

Социаль-тернәкләндерү үзәгендә дәваланучылар һәм ял итүчеләрнең  чираттагы сәяхәте Биләрдә урнашкан “Изге чишмә“ тарихи-археологик музейга бару белән төгәлләнде. Музей буенча экскурсия ясаучы Идел буе Болгарстанында Болгардан соң икенче шәһәр булган  борынгы Биләр шәһәре тарихы турында бәян итте. Сәяхәтчеләр  мең еллар элек Биләр авылы янәшәсендәге зур болынның Идел буе Болгарстанындагы иң зур һәм иң матур мегаполис булуы турында ишетеп  гаҗәпләнделәр. Аксубайдан килгән кунаклар төзекләндерелгән чишмә буйлап йөрделәр, табигать белән сокландылар. Мондый сәяхәт кылулар заезд кешеләрендә  онытылмаслык  тәэсирләр калдырды. Димәк, тернәкләндерү программасы уңышлы үтәлгән.


Зинаида ЛЕОНТЬЕВА.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International