“Аксу Агро“ агрофирмасында комбайнчылар составының күп өлеше – кырчылыкта эшләү тәҗрибәсенә ия кешеләр.
Шул исәптән гаилә экипажлары да бар. Алар арасында – Чуаш Енорускиносы авылыннан әтиле-уллы Овчинниковлар.
Владимир Васильевич – техниканы яхшы белгән хезмәт сөючән кеше. Улы Олегны да шул рухта тәрбияләгән ул. Урып-җыюның кызу чорында алар бергәләп комбайн штурвалы артына утыралар. Гаилә экипажы яхшы нәтиҗәләргә ирешеп хезмәт куя. Алар өчен үткән ел уңышлы булды – Овчинниковлар районның иң яхшы комбайнчылары арасына керделәр.
Әлеге урып-җыю сезоны алар өчен – тугызынчы. Игенчеләр быел да әлеге мөһим кампаниягә тулы әзерлек белән керештеләр. Бер атна эчендә үзләренең “Акрос“ комбайны бункерыннан 361 тонна яңа уңыш бирделәр.
Зинаида Леонтьева. Автор фотосы.
Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.