Авыл җирлеге турында

Авыл җирлеге составына 5 авыл керә: Яңа Үзи, Беловка, Алексеевка, Федоровка, Сергеевский.

Географик урыны: Беловка авыл җирлеге Татарстан республикасы Аксубай муниципаль районының көньяк өлешенә урнашкан.



Көнчыгышта Иске Кыязлы, төньякта Иске Тимошкино, көнбатыш һәм көньяк-көнбатышта Иске Үзи, көньякта Норлат авыл җирлекләренең территорияләре белән чиктәш.

Беловка авыл җирлеге 1967 елда оешкан. Административ үзәге – Яңа Үзи авылы. Ул Татарстан республикасының башкаласы Казан шәһәреннән 220 чакрым, ә район үзәге Аксубай эшчеләр бистәсеннән 30 чакрым ераклыкта урнашкан.

Авыл җирлеге территориясе урман-дала зонасында урнашкан. Климаты язгы һәм көзге иртәнге суыклар һәм еш күзәтелә торган корылык белән характерлана. Җил күбрәк көньяк-көнбатыштан. Җир өсте төзелешенең формасы дулкынлы, калку урында. Озынлыгы – төньяктан көньякка 16 чакрым, көнбатыштан көнчыгышка 18 чакрым.

Авыл җирлегенең мәйданы, халык саны һәм халык составы:

Гомуми мәйданы - 3727,03 га.
Халык саны – 1027 кеш
Шул исәптән:
- эшкә яраклылар – 555 кеше;
- пенсионерлар – 248 кеше;
16 яшькә кадәр – 224 кеше;
татарлар -385 кеше;
чувашлар -634 кеше;
мордвалар – 3 кеше;
руслар - 3 кеше.
Мари – 2 кеше.

Авыл җирлеге турында кыска тарихи белешмә


Беловка авыл Советы халык депутаталары башкарма комитеты 1968 елда оеша. Авыл җирлеге составына 5 авыл керә: Яңа Үзи, Беловка, Алексеевка, Федоровка, Сергеевский.
1937-1959 елларда Яңа Үзи, Беловка, Алексеевка, Федоровка, Сергеевка һәм Медянка авыллары Аксубай раоны ТАССРының Яңа Үзи авыл Советы Иске Үзи белән берләшә. 1959 елның июлендә Аксубай район Советы депутатларының башкарма комитеты карары буенча Иске Үзи һәм Яңа Үзи авыл советлары икегә аерыла: Иске Үзи һәм Беловка.
1995 елның 5 мартында җирле үзидарә Советына депутат сайлаулары уздырыла. Шул көннән башлап Беловка авыл советы Беловка җирле узидарәсенә үзгәртелә.
2005 елның 16 октябрендә ТР Аксубай муниципаль районының Беловка авыл җирлеге депутатлары сайлаулары үтә. Шуннан бирле Беловка җирле үзидарәсе Беловка авыл җирлеге исемен йөртә.

Муниципаль оешманың төп социаль-икътисади күрсәткечләре


Авыл җирлегендә барлыга 310 мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән сыерлар – 199, сарыклар – 228, дуңгызлар – 84, атлар – 43, төрле яшьәге кошлар – 2110.
Авыл хуҗалыгы культураларының чәчү мәйданы барлыгы 106 га, шул исәптән бәрәңге – 97 га.

Оешмалар һәм предриятиеләр


Яңа Үзи авылының урта мәктәбе - директор Идиатуллина Тәслимә Таһировна, телефон 4-08-36
Яңа Үзи авылының мәдәният йорты - директор Кашапов Таһир Исламетдинович, телефон 4-08-27
Яңа Үзи авылының китапханәсе – җитәкче Идиятуллина Рифә Самгетдиновна
Яңа Үзи авылының фельдшерлык пункты – җитәкче Фатыйхова Гөлнар Хафизовна, телефон 4-08-16
Беловка авылының мәдәният йорты – директор директор Андреева Тамара Леонидовна
Беловка авылының урта мәктәбе - Пименова Ольга Кузьминична,
Беловка авылының фельдшерлык пункты - Евлампьева Зоя Ивановна, телефон 4-57-48
Беловка авылының китапханәсе - Кожеманова Евгения Ивановна
Сергеевка авылының мәдәният йорты – заведующая Майорова Галина Николаевна
Сергеевка, Алексеевка авылларының фельдшерлык пункты – җитәкче Герасимова Римма Яковлевна 4-57-27
Алексеевка авылының мәктәбе – директор Чернова Оксана Геннадьевна, телефон 4-57-65
Алексеевка авылының мәдәният йорты – җитәкче Екамасова Татьяна Петровна, телефон 4-57-83

Авыл җирлегендә дөньяга килгән атаклы кешеләр
Язучы-шагыйрьләр - Полорусов Шелеби, Газиз Кашапов, Роза Туфитулова
Математика фәннәре докторы - Янилкин Юрий Васильевич
Химия фәннәре докторы - Янилкин Виталий Васильевич
Спорт мастеры - Герасимов Николай Петрович,
Социалистик хезмәт герое - Салимзянов Галимзян.

Муниципаль оешма башлыгы


Беловка авыл җирлеге башлыгы - Махмутов Илсур Рәхимҗан улы.
1975 елда туган.
Туган урыны – Яңа Үзи авылы. Шунда ук яши.
Милләте – татар.

Белеме
2003 елда Алабуга педагогика университетын тәмамлый. “Татар теле һәм әдәбияты” белгечлеген ала.

Хезмәт юылының этаплары:


01.10.1987г. - 22.10.1987г. Аксубай районы, «Дружба» колхозы, эшче.
01.07.1988г. - 17.07.1988г. Аксубай районы, «Дружба» колхозы, эшче.
01.10.1988г. - 19.10.1988г. Аксубай районы, «Дружба» колхозы, эшче.
01.10.1989г. - 21.10.1989г. Аксубай районы, «Дружба» колхозы, эшче.
20.02.1993г. - 15.03.1993г. Аксубай районы, «Дружба» колхозы, эшче.
01.07.1993г. - 10.07.1993г. Аксубай районы, «Дружба» колхозы, эшче.
01.09.1993г. - 24.09.1993г. Аксубай районы, «Дружба» колхозы, эшче.
01.09.1990г. - 04.03.1994г. Студент, Әлмәт политехник техникумы.
06.03.1994г. - 12.05.1995г. Хәрби хезмәт.
01.07.1995г. - 25.06.1997г. Янгын депосы, машина йөртүче.
25.06.1997г. - 17.08.1997г. Аксубай районы, «Чулан» КП, механик.
18.08.1997г. - 30.07.2008г. Аксубай районы Яңа Үзи урта мәктәбендә ОБЖ һәм информтаика укытучысы.
01.08.2008г. - 23.10.2008г. Аксубай районы, Беловка авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы.
23.10.2008г. – хәзерге көнгә кадәр Аксубай районы Беловка авыл җирлеге башлыгы.

Гаилә хәле - өйләнгән, ике баласы бар.

Соңгы яңарту: 2014 елның 18 ноябре, 09:27

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International