Эшмәкәрлек мәсьәләләрен – хакимият белән

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Нурлатта “Эшмәкәрлек һәм хакимият: ачыктан-ачык әңгәмә“ проекты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты янындагы эшмәкәрлек Советының күчмә утырышы узды.

Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм милек белән идарә итү буенча беренче урынбасары Илшат Моратшин җитәкчелегендә районнан делегация дә катнашты. Эшмәкәрлек берләшмәсе алдында бизнес-омбудсмен Тимур Ногуманов, ТР Президенты янындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР буенча баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов һәм Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров чыгыш ясадылар. Бизнес-омбудсмен эшмәкәрлек буенча Татарстан Советы эше турында бәян итте – бүгенгесе көндә экспертлар һәм эшмәкәрләр башкарган эшләр, Татарстанның бизнес-мохите үсешенең төп темалары буенча ясалган проект төркемнәре хакында сөйләде. Очрашуда безнең районны тәкъдим иткән яшь эшмәкәр Мансур Сыраев эшмәкәрлек белән бер генә ел шөгыльләнгәнен белдерде.

 

– Миңа 20 яшь, эшмәкәрлек проблемалары район дәрәҗәсендә һәм дәүләт тарафыннан чишелеш табуын аңлыйм, моның өчен бары тик алар турында белдерергә генә кирәк. Дәүләт ярдәме булган 3 миллион сумлык грант миңа мөгезле эре терлекләрне симертү белән шөгыльләнергә ярдәм итте, – дип бүлеште Мансур. – Ә фермерлар бүген 7 миллион сумлык ярдәм алып алга таба үсеш алырга мөмкин. Эшмәкәрләр Ренат Тимерҗанов белән актуаль мәсьәләләрне сөйләштеләр, башка районнан килгән эшмәкәрләр белән тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, чөнки Нурлатта – Әлки, Нурлат һәм Аксубай районнары бергә очрашты.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International