Район кешеләренең иминлеге өчен

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Районда  район башлыгы рәислегендә  чираттагы тапкыр террорчылыкка каршы утырыш үтте.

 

Анда  башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов, район прокуроры Эдуард Хираҗев, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев, районда террорчылыкка каршы иминлек өчен җаваплы  органнар һәм тармак җитәкчеләре катнашты.

 

Район башлыгы Камил Гилманов  комиссия утырышын ачып, экстремизм һәм террорчылык – ул һәр көнне профилактик чараларга игътибар итүне таләп иткән мәсьәлә, дип белдерде.

– Хокук саклау органнары белән профилактик эшләр, уяулык һәм оешканлыкны күтәрүгә юнәлдерелгән авыл җирлекләре белән үзара хезмәттәшлек һәм халык белән эшләү, халык күп йөри торган урыннарны  металл детекторлар һәм видеокүзәтү камералары белән җиһазлау – ул барлык район гражданнарының иминлеген тәшкил иткән төп нигез. – Экстремизм һәм террорчылык хәзер инде  мегополисларның гына проблемасы түгел, алар бөтендөньяга таралган һәм без аларга каршы торырга әзер булырга тиеш.

 

Район башлыгы ассызыклаганча, чит ил гражданнары аерым контрольдә булырга тиеш. Ул шулай ук  миграцион агымнарны һәм  мигрантлар арасында профилактик эшләрне оештыруны җайга салуга юнәлдерелгән чаралар хакында бәян итүне таләп итте. Районның террорчылыкка каршы комиссиясе эчке эшләр бүлеге белән берлектә объектларның террорчылыкка каршы иминлеген тикшерүне оештыра – утырышта тикшерүгә дучар булган предприятиеләр һәм оешма җитәкчеләре тыңланды.

 

Торак фонд объектларын һәм ишегалды территорияләрен видеокүзәтү системалары белән җиһазлау  көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрнең берсе булды. Якын көннәрдә торак пунктлар ишегалларына видеокүзәтү камералары урнаштыра башлаячаклар. Бу шуның өстенә профилактикалау һәм җинаятьләрне ачыклауга да ярдәм итәчәк.

 

Экстремизмга һәм террорчылыкка бары тик бергә күрше милләтләр белән тату һәм килешеп яшәгәндә, бер-береңнең диннәрен хөрмәт иткәндә генә каршы тору мөмкин. Утырышта район территориясендә конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр,  тискәре экстремистик гамәлләрнең яшьләр арасына  үтеп керүенә юл куймау хакында сөйләделәр. Статистикадан билгеле булганча, билгесез карашлы һәм зәгыйфь фикер йөрткән яшьләр радикаль агымнарга тиз бирешүчән. Актив яшьләрдән торган мәгълүмати-пропаганда төркеме һәм иҗтимаги яшьләр формированиеләре районда интернет челтәрендә эш алып баралар – сайтларны, социаль челтәрләрне экстремаль  материалларны ачыклау предметына тикшерәләр. Утырышта хәбәр ителгәнчә, районның яшүсмерләр һәм яшьләр мохитендә социаль челтәрләрдә экстремаль төркемнәрдә утыручылар ачыкланмаган.

 

Авыл җирлекләре башлыклары үз ведомстволары территорияләрендә террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау буенча оештырылган эшләр хакында хисап тоттылар.

 


Людмила Жаренова. Автор фотосы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International