Ришвәтчелеккә каршы КВН

2017 елның 8 декабре, җомга

Районның төп сәхнәсендә “Яшьләр коррупциягә каршы“ шаяннар һәм тапкырлар  бәйгесе үтте.

 

Алып баручы – район башлыгының коррупциягә каршы ярдәмчесе Эльмира Крайнова чараны ачып, ришвәтчелек хәзерге заман тормышында төп проблемаларның берсе, дип билгеләп үтте.

 

– Аңа каршы торып буламы? Була икән, моны кем һәм ничек эшләргә тиеш? Без  әлеге бәлага каршы беренче тапкыр гадәти булмаганча, уен-көлке белән көрәшергә булдык. Әйдәгез, нәрсәгә сәләтле икәнебезне күрсәтик! – дигән фатихаларын бирде ул командаларга.

Мәдәният, мәгариф, социаль яклау бүлекләре һәм район үзәк хастаханәсенең  шаяннар һәм тапкырлар командалары сәхнәдә коррупцияле хәлләрне тамаша кылдылар. Аларның чыгышы ачык, кайнар һәм оригиналь булды. Беренче этапта командалар чыгышы “Намус һәм гаделлек белән яшә“ темасын үз эченә алды. Һәр команда яшьләрнең коррупция проблемасына мөнәсәбәтен чагылдырып, бердәмлек һәм аерымлылык рухын күрсәтергә тиеш иде.

 

Икенче этап “Син миңа – мин сиңа“ сораулар һәм җаваплар бәйгесенә багышланды. Бәйгенең өченче – музыкаль этабында катнашучылар барыбызга да таныш булган эстрада җырларына пародияләр тәкъдим иттеләр. 

Бәйге программасын “Бирмәскә дә, алмаска да! өй эше төгәлләде. Анда командалар сатира һәм юмор алымында проблеманың асылын күрсәтеп бирергә тиеш булдылар.

 

Яшь педагоглар мәктәп хәлләрен уйнап күрсәттеләр, әлбәттә инде, монда белем сыйфатына БДИ алымында бәя бирү системасы күбрәк күтәрелде. Социаль хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы көрәш кануны үзенчәлекле иде, алар әлеге гамәл өчен гәүдәнең бер өлешеннән мәхрүм калдыру тәкъдимен алга сөрделәр – сәхнәгә бер “кулсыз“, бер “аяксыз“ хәтта “башсыз“төрле дәрәҗәдәге һәм эшчәнлек тармагындагы “түрәләр“, “хезмәткәрләр“ чыкты.  Мәдәният хезмәткәрләре коррупциягә каршы эчке көрәшнең ничек баруын, намуслылык, гаделлекне тамашачылар күңеленә сеңдерделәр. Ә медицина хезмәткәрләре бу юлы да, Аксубай урманнарында яшәгән җәнлекләр үрнәгендә ришвәтчелек гамәлләренә иҗади якын килеп, тамашачыларны һәм жюрины шаккатырдылар.

 

КВН бер сулышта үтте, жюрига командалар чыгышына бәя бирү җиңел булмады – чөнки командаларның бөтенесе дә үзенчәлекле номерлар тәкъдим итеп, тамашачыларны рәхәтләнеп көлергә мәҗбүр иттеләр, ә алар исә алкышларын кызганмадылар.

Нәтиҗәдә ике беренче урынны үзәк хастаханә һәм мәдәният бүлеге командалары үзара бүлеште, икенче урында социаль яклау бүлеге, өченчедә – мәгариф бүлеге командасы.

КВНда катнашучыларның барысына да призлар һәм грамоталар тапшырылды.


Людмила Жаренова. Автор фотосы

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International