14 нче февраль көнне, дөньяның күп кенә илләрендә, иң романтик бәйрәм булып саналган, Изге вәли Көне яки барлык гашыйклар Көне билгеләп үтелә. Мең ярымнан артык еллар дәвамында бу көнне яшь кешеләр бер-берсенә мәхәббәт аңлата.
Бу искиткеч матур көнне ике пар үз мөнәсәбәтләрен, Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге бинасында никах белән ныгыттылар.