Иске Кармәт авылында яшәүче Мухутдинов Гали Гинан улы 90 яшьлеген билгеләп үтте
2018 елның 29 мартында Иске Кармәт авылында яшәүче укытучы, хазрәт, авылның авторитетлы кешесе Мухутдинов Гали Гинан улы 90 яшьлеген билгеләп үтте
Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Заһидуллин Ильшат Минсабирович Гали Гинан улын 90 яшьлеге белән котлады. Ильшат Минсабирович чәчәк бәйләме һәм котлау сүзләре белән бергә Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, бүләкләрен тапшырды
Котлауларга элекеге РОНО башлыгы Галиуллин И.А., Иске Кармәт башлангыч мәктәп директоры Ә.В.Шигапова да кушылдылар.