2018 елның  9 апрелендә Аксубай муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы узды

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

2018 елның  9 апрелендә Аксубай муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы узды.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча чираттагы комиссия утырышы 9 апрель 2018 елның 10:00 сәг. түбәндәге адрес буенча: штп. Аксубай, Ленин урамы, 8. узды.Комиссия утырышына мәктәп директорларының тәрбия эшләре бкенча урынбасарлары чакырылган иде. Балигъ булмаганнарның, шул исәптән профилактик исәптә торучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру мәсәләсе каралды. Әлеге сорау буенча МББУ “Аксубай 3нче”, МББУ “Аксубай 2нче”һәм МББУ “Аксубай 3 нче” мәктәпләрнең директор урынбасарлары чыгыш ясадылар.

Карар: Район Мәгариф учреждениеләренә профилактикалау Советында хокук бозуларны анализлау һәм профилактик учетта торучы балаларның дәрестән соң эшчәнлеген 100% тәэмин итәргә.

Үтәлеш срогы: 01.05.2018 ел

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International