Кичәнге студентларны вакытлыча эш белән тәэмин иткән өчен компенсация алу мөмкинлеге турында мәгълүмат

2018 елның 13 апреле, җомга

Кичәнге студентларны вакытлыча эш белән тәэмин иткән өчен компенсация алу мөмкинлеге турында мәгълүмат

2018 елда мәшгульлек үзәге һөнәри һәм югары уку йортларын тәмамлап, мәшгульлек үзәгендэ эш эзләүче буларак исэптә торучыларны вакытлыча эшкә алучыларга, чыгымнарының бер өлешен кире кайтара.

Уку йортын тәмамлаучылар дип - 18 яшьтән алып 20яшькәчә булган, һөнәри белем алып беренче тапкыр эш эзләүчеләр һәм югары уку йортын тәмамлауларына ике елдан да артык булмаган, беренче тапкыр эш эзләүчеләрне әйтәбез.

Кире кайтару тәртибе:

Эш бирүче, мәшгульлек үзәгенә махсус формадагы гариза җибәрә. Шуңа кушып юридик зат яки шәхси эшмәкәр булып теркәлүен раслаучы таныклык күчермәсен һәм соңгы отчет коненә салымнар буенча бурычлары булмавы турында белешмә бирегэ тиеш.

Халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге гаризаларны карап, 7 эш көне эчендә килешү төзи, яки 10 эш көне эчендә килешүне кире кагу турында карар чыгарып эш бирүчегә җибәрә.

Эш бирүчегэ компенсансация түләү өчен түбәндәге документлар кирәк булачак:

эшкэ алу турындагы боерык, хезмэт килешүе, эшләнгән көннәргә табель ,иминият фондларына взносларны түләү йөкләмәсе, эшләүченең шәхси счетына хезмәт хакы күчерелүен раслаучы документлар.

Элеге кәгазьләрне алганнан соң, 5 эш көне эчендә мәшгульлек үзәге компенсацияне эш бирүчегә күчерә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International