«Парламент дебатлары 2018» район турниры

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

 «Парламент дебатлары 2018» район турниры

5 апрельдә МББУ «Аксубай 2 нче урта гомуми белем мәктәбендә»  ел саен үткәрелә торган район турниры «Парламент дебатлары 2018» узды.. Быел турнирда 7 гомуми белем бирү оешмасыннан 10 команда катнашты.

Укучылар төрле темалар буенча фикер алыштылар.

Катнашучыларның чыгышлары компетентлы эксперт советы рәисе МКУ «Мәгариф бүлеге» методисты Чеверикин С. А.  билгеләде, ә чараны МББУ «Аксубай 2 нче урта гомуми белем мәктәбе” укытучысы Горбунов Г. В. алып барды

Парламент дебатларда гадәттәгечә төп бүләк - күчмә Кубок. Быел Кубокны  МББУ “Иске Мукшы урта гомуми белем мәктәбе” яулады (Яругина Анна һәм Айназ Сөләйманова, җитәкчесе Иванова М. Н.), алар  соклангыч чыгыш ясадылар. Ышанычлы чыгыш ясаган балаларның берсе Иске Тимошкино мәктәбе укучылары – Чудинов Дмитрий, Макаров Эдуард (җитәкчесе Тербуков. Н..) – икенче урында. Бик аз гына артта калып МББУ “Кәкере Күл урта гомуми белем мәктәбе” укучылары (Непомнящий Иван, Чубурова Анна, җитәкчесе Федорова М. В.) лаеклы өченче урынны алды. Җиңүчеләр һәм призерлар МКУ “Мәгариф бүлеге” мактау грамоталары һәм алтын, көмеш һәм бронза медальләр белән бүләкләнделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International