Бүген Аксубай муниципаль районы утырышлар залында  Аксубай муниципаль район Советының егерме беренче утырышы узды

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Аксубай муниципаль районы утырышлар залында  Аксубай муниципаль район Советының егерме беренче утырышы узды

Утырышта район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының  Аксубай районы буенча җитәкчесе,  район башкарма комитеты урынбасарлары, район башкарма комитеты бүлекләре башлыклары, район оешма, предприятие җитәкчеләре катнашты

 

Көн тәртибенә кертелгән түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Муниципальхезмәт  вазыйфасын даими нигездә башкарган затларга,контроль-хисаплау органы председателе,  муниципаль хезмәткәрләренең  окладлары  күләмен билгеләү, Аксубай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең    айлык һәм башка өстәмә түләүләр һәм аларны тормышка ашыру тәртибе.

 

2. Аксубай муниципаль районының  Бердәм тариф челтәре буенча түләү кагылмый торган аерым оешмаларында эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү.

3. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районынының исемлегендә булган милекне  кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү

4. Аксубай муниципаль районы карамагында булган  милекне хосусыйлаштыру программасын карау.

5 Татарстан Республикасы  Аксубай муниципаль районы карамагындагы   мәдәни мирас объектларына ташламалы аренда хакы һәм аның күләмен билгеләү .

6. Аксубай муниципаль районы Советының территориясендә "Тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын (реклама конструкцияләрен)  урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләре”  нигезләмәсенең үз көчен югалтуын тану турында карар  № 37 от 21.04.2011 ел.

 7. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы  кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең «Гражданның хокукларын һәм ирекләрен саклау” темасы буенча чыгышы.

Соңыннан  бүләкләүләр булды:

1 "Татарстан Республикасында җирле үзидарә усешендәге казанышлары өчен” медале белән Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетыныж кадрлар бүлеге башлыгы Н.В.Крайнова бүләкләнде.

2.  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Ф.З.Мусабиков буләкләнде.

2.2. Шундый ук рәхмәт хаты белән җирле үзидарә органнары белән багланышлар һәм методик – информацион   бүлекнең әйдәп баручы белгече М.В.Золина буләкләнде

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International