Хөрмәтле район халкы!
Бу барлык буын россиялеләрнең халыкара, шатлыклы бәйрәме. Ул бердәмлек һәм хезмәт бәйрәме. Беренче май табигатьнең матур,җылы, кояшлы көннәрендә уза. Күп кенә авыл кешеләре бу бәйрәмне басуларда, фермаларда, үз йорт яны участокларында каршы алачаклар. Бу бәйрәм көннәрендә традиция буенча хезмәт династияләрен, хезмәт ветераннарын котлыйбыз.
Кадерле дуслар! Чын күңелемнән сезгә нык сәламәтлек, барлык эшләрегездә уңышлар һәм зур бәхет телим. Бу бәйрәм көннәрендә дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән очрашулар яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге бирсен ! Сезгә һәм сезнең туганнарыгызга, якыннарыгызга тынычлык, иминлек телим.
Хөрмәт белән Аксубай муниципаль район Башлыгы К. К.Гилманов