«Умники и умницы» V республика уеннарының финалы

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

          3 нче Аксубай  урта гомуми белем  мәктәбе укучысы Кристина Удиярова һәм Иске Мокшино урта гомуми белем мәктәбеннән Алимбекова Ләйлә  «Умники и умницы» V республика   Финал уеннарында призер исеменә лаек булдылар.Финал уены 2018 елның  9 июнендә Казан шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 179 номерлы мәктәбе базасында узды.Уеннның темасы «Лев Толстой һәм Шиһабетдин Мәрҗаниләрнең юбилей елы». Финалда Татарстан Республикасының 11 муниципаль районнарыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 28 укучы катнашты. Барлык балалар да 2018 елның 11 маенда уздырылган уенның ярымфиналы җиңүчеләре һәм призерлары  иде

Жюри составына - Ш. Мәрҗани исемендәге фәннәр Академиясенең Тарих институты   һәм Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессор-укытучылар составы әгъзалары иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International