9 июльдә армиягә озату булды

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Иртән 9 июль көнне Аксубай муниципаль районы  хәрби комиссариаты бүлегендә  язгы хәрби хезмәткә чакырылышны тәмамлап 10 хәрби хезмәткә алынучыны Россия  армия сафларына озату булды.

Традиция буенча китәр алдыннан булачак Ватанны саклаучыларга изге  сүзләре белән Аксубай муниципаль район башлыгы К. К. Гилманов мөрәҗәгать итте. Район башлыгы егетләрнең  намуслы хезмәт итеп, исән –имин әйләнеп кайтуларын теләде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International