Аксубай районы ГХАТ бүлеге йөзенче булып туган баланы теркәде.

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Узган атнада Аксубай районы ГХАТ бүлеге 2018 елда 100-нче булып туган баланы теркәде.. Мактаулы «юбиляр сабый » исеме Рафаэл ь һәм Фәридә Баймөхаммәтовларның Адель исемле улларына бирелде. Адель  исеме батырлык һәм бәйсезлекне аңлата. Гарәп телендәге тәрҗемәсе, «гадел», «ышанычлы» дигәнне аңлата. Аксубай муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре  күп балалы Баймөхаммәтовлар гаиләсенә  ныклы сәламәтлек, бәхетле киләчәк, бәхет- шатлыклар теләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International