Мәктәп укучылары өчен «Мин булачак ветеринария табибы» конкурсы.

2018 елның 24 июле, сишәмбе

24.07.2018

Ветеринария табибы һөнәренең абруен күтәрү максатыннан, яшьләрне әлеге һөнәргә җәлеп итү өчен Татарстан Республикасы  Министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсе тарафыннан  мәктәп балалары өчен «Мин булачак  ветеринария табибы» конкурсы игълан ителде.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә :

1. Рәсем ( катнашучылар –14 яшькә кадәрге балалар)

2. Инша ( катнашучылар –18 яшькә кадәрге балалар)

3. Фотографияләр ( катнашучылар – 8 яшькә кадәрге балалар)

Ветеренар һөнәренә багышланган  рәсемнәрегезне, язмаларыгызны һәм фотоларны  aksu-vet@mail.ru электрон адресы буенча яки район ветеринария берләшмәсенә җибәрергә кирәк. Үз контакт белешмәләрегезне (автор, эшләре, яше, телефон, адрес) күрсәтергә онытмагыз . Эшләр 2018 елның 10 августына кадәр кабул ителә.

Призлар:

1 урын -1500 сум

2 урын - 1000 сум

3 урын - 500 сум

Призлы урыннарны алган эшләр Республика конкурсында катнашу өчен ветеренария  Идарәсенә җибәреләчәк Республика туры призерларын бүләкләү ветеренария хезмәткәрләре көненә багышланган чарада булачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International