Беренчеләрдән булып көзге бодай суктыруга "Аксу Агро" игенчеләре, бөртеклеләрне чабуга "Актай" һәм “Аксубай”агрофирмалары кереште. Көзге культуралардан район хуҗалыкларында мул уңыш көтелә. Барлыгы бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп аласы мәйдан 33 мең гектар тәшкил итә.