Ачык һавада узган бию кичәсе көткәннән дә артыграк булып китте

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Кичә  уңай, яхшы атмосферада үтте.

“Шунысы куанычлы, безнең авылда таныш һәм күңелле  көйләр астында биергә,эш атнасы азагында дуслар белән аралашырга  урын бар», — дип якты кичерешләре белән уртаклаштылар   Түбән Баланда авыдында яшәүчеләр.

Мәйданда Баланда авылында яшәүчеләр генә түгел, ә күрше Карасу, Шәрбән, Яңа Дума һәм Аксубайдан килгән кунаклар да җырладылар, күңел ачтылар.Әлеге сәхнәдә үзләренең күңелле җырлары белән Аксубай артистлары: Василий Воронин, Наталья Егорова, Фәнис Низамов, Резеда Гатина, Нина Волкова, Оксана Ильмухина, Ильхат Фәизов, Эдуард Ильин һәм Надежда Мишиналар чыгыш ясадылар.

Һава торышы тыныч, җылы иде  һәм 22.00 сәгатьтә “йолдызлар яңгыры” күзәтелде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International