«Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы кысаларында «Татарстан командасында бул» девизы астында 11 августта Бөтенроссия физкультурачылар көненә багышланган чара уздырылды. Әлеге Акция физик тәрбия укытучылары, тренерлар һәм спортчылар һәм район яшьләре катнашында узды. Чараның тантаналы өлеше барлык физик культура хезмәткәрен котлаулар белән башланып китте. ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Аксубай районы хакимиятенең мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Физик культура хезмәткәрләре өчен бәйрәм концерты оештырылды.
Параллель рәвештә район халкы өчен “Татарстан командасында бул”девизы астында спорт уеннары оештырылды. Ярышларда катнашучылар дипломнар һәм мактау грамоталары белән бүләкләнделәр