1 сентябрь көнне Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Белем көненә багышланган чара узды

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

1 сентябрь көнне Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Белем көненә багышланган чара узды. Алып баручы балаларны яңа уку елы белән котлады һәм бәйрәмнең актив катнашучылары булырга тәкъдим итте. Балалар өчен кызыклы конкурслар, музыкаль минутлар, тынычлык  дәресе оештырылды һәм үткәрелде. Ул балаларны сынауны узарга кирәкле станцияләр буенча сәяхәткә чакырды. Бу көнне һәр укучы күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат белде, шулай ук үзләренең акыл һәм иҗади сәләтләрен күрсәтә алды. Бәйрәм чарасы каникуллардан соң мәктәптә беренче көнне уңай эмоциональ кәеф булдыруга ярдәм итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International