Тәрбияләнүчеләр  арасында санитар-агарту эше

2018 елның 9 ноябре, җомга

«Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең стационар формасында социаль хезмәтләр күрсәтү белән тәэмин итүчеләр тарафыннан социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибен раслау турында”31.12.2014 ел, № 1100 ТР МК карары нигезендә медицина хезмәткәре тарафыннан ай саен, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрү планлаштырыла. Әлеге хезмәт кысаларында медицина хезмәткәрләре санитар-агарту эшләре белән шөгыльләнәләр. Санитар агартуның бурычлары булып сәламәт яшәү рәвешен, физик культураны, рациональ туклануны пропагандалау, зарарлы гадәтләргә каршы көрәш, авыруларны профилактикалау тора. Санитар агарту медицина хезмәткәрләренең хезмәт бурычы булып тора.

Нигездә әңгәмәләр, белешмәлекләр, лекцияләр уку рәвешендә санитар-агарту эшләре бара. Медицина хезмәткәренең төп бурычларының берсе-кешене аңлы рәвештә сәламәт яшәү рәвешен кабул итәргә күндерү. Шуны истә тотарга кирәк: учреждениенең эш режимын үтәү, бүлмәләрне карап тоту, яшәүче персоналның аралашуының югары культурасы, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү өчен шартлар тудыру санитар белем бирүнең нәтиҗәлелегенә ярдәм итәчәк.

Социаль-медицина хезмәтләре буенча,  сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрү, социаль хезмәт алучылар саныннан 100% тәшкил итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International