2019 елның 12 гыйнваренда Чирмешән районының мәдәният йортында узган «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының зона этабында Аксубай районы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар комитеты призлы икенче урынны яулады.
Конкурс беренче ел гына үткәрелми. Аның төп максаты – яшь буынны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары белән берлектә ата-аналар комитетының иң яхшы эш тәҗрибәсен ачыклау һәм популярлаштыру.
Моннан тыш, конкурс ата-аналар комитетының эшчәнлеген, мәктәпнең үзидарә эшчәнлегендә актив катнашучыларны ачыклауга юнәлдерелгән. Шулай ук стимуллаштыру һәм ата-аналар инциативасын хуплау, аңа ярдәм итүгә шартлар булдыру, киңәйтү; тәрбия эшчәнлегенең дәрәҗәсен күтәрүгә юл ачты.
Конкурс кысаларында укучылар, аларның ата-аналары һәм сыйныф җитәкчесе «Безнең күңелле тату сыйныф!»- дип аталган визит карточкасын жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр. Команданың бердәмлеге, иҗади фикерләре, сәнгатьлелек һәм оригинальлек жюри тарафыннан югары бәяләнде. Алар сәламәт яшәү рәвеше юнәлеше буенча «Гаилә һәм мәктәпнең хезмәттәшлеге: проблемалар һәм аларны чишү юллары»- дигән темага проект эше якладылар. Мәдәният йорты фойесында «Тату сыйныф серләре» -дип аталган иҗади күргәзмә оештырылган иде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең район командасы икенче урынны яулады һәм Казан шәһәрендә үтәчәк финал этабына юллама алды.