2019 елның 23 гыйнварында Аксубай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Мобиль офисы Иске Тимошкино урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрде.
Укучылар белән һөнәри юнәлеш бирүче тестлар һәм һөнәр сайлау буенча шәхси консультацияләр үткәрелде.